Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Частник“ операциясе

10 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр районда “Частник“ республика профилактика операциясе үтә.

Аны ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә ТР Гостехнадзор хезмәте үткәрә. Операция үзйөрешле машиналарны иминлек таләпләренә туры китереп куллануны контрольләүгә, шундый техника катнашында килеп чыккан  һәкаләтләрне булдырмауга юнәлдерелгән.

Республика профилактика акциясе чорында шәхси хуҗалар һәм юридик затлар артына теркәлгән үз йөрешле машиналарның һәм  аларга тагылмаларның техник торышына, куллануга рөхсәт бирелүгә,  идарә итүгә рөхсәт бирүче категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуына, дәүләт теркәү билгеләренең булуына һәм

таләпләргә туры китереп урнаштырылуына тикшерү оештырыла. Хуҗалар тикшерүчеләргә шулай ук техник тикшерү узу турында таныклык та тәкъдим итәргә тиеш. Таләпләрне бозу очраклары ачыкланса, хуҗаларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә бәйле киңәшләр биреләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев