Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Батырлык һәм ныклык эзләре буенча

Аксубай үзәк китапханәсендә Николай Янилкинның “Һәрберсенең исемнәрен искә төшерик“ китабын тәкъдир итү булды.

Николай Андреевич – районда билгеле кеше. Ул – ветеран педагог, якташлар – Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы китаплар авторы. Аның яңа китабын тәкъдир итүдә аның фикердәшләре, дуслары, туганнары, тәрбияләнүчеләре, китапханәчеләр, “Илһам“ клубы әгъзалары катнашты.
– Бу китап туган як, якташлар турында тарихи хатирәләрне үз эченә алган, – дип ассызыклады Аксубай районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы һәм педагогика хезмәте ветераны Елисей Тимирясов. – Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү алдыннан ул аерым үзенчәлеккә ия. 
Тәкъдир итүдә авторның совет солдатларының батырлыгына, туган якка багышланган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Автор үзенең автографлары белән берничә китапны китапханәгә бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев