Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Автобабайны сайладылар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге үзенчәлекле “АВТОБАБАЙ – 2018“ бәйгесен оештырды.

Бәйге тәҗрибәле машина йөртүчеләрне имин юл хәрәкәтен пропагандалауда катнашуга өндәү максатыннан уздырылды. Анда 60 яшьлек һәм аннан  өлкәнрәк Аксубай районы кешеләре катнашты.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен һәм автодромда йөртү осталыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Һәр катнашучы беренчелекне башкаларга бирергә теләмәде – чөнки 40-50 еллык  машина йөртү стажы бар икән, димәк тәҗрибә дә җитәрлек.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Илһам Вафин беренче урынны яулады, ул “АВТОБАБАЙ – 2018“ бәйгесенең Өлкәннәр көненә туры китерелгән республика этабында районны тәкъдим итәчәк.

Призерларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Бүләкләрне аларга Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илнар Камалиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Нияз Гыймалетдинов һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе – төркем җитәкчесе (шәхси состав белән эш итү буенча төркем), эчке хезмәт майоры Рамил Зөфәров тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев