Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

АПК хезмәтчәннәре көненә багышланган бил алышу

“Яшьлек“ универсаль спорт залында XXVIII район Спартакиадасы зачетына “Көрәш“ буенча команда Беренчелеге үтте.

Бил алышулар берүк вакытта  Авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән Республика ярышларына сайлап алу туры да булып торды.

Көч сынашуларда 19 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты. “Аксу Агро“ агрофирмасында әлеге спорт төренә җаваплы якын килгәннәр. Бу хуҗалыктан ярышларда ун кеше бил алышты. Кызганыч, аксуагрочыларга, “Аксубай“, “Сөлчә“ агрофирмаларыннан көрәшчеләр катнашмау сәбәпле, алар белән бил алышу бәхете елмаймады.

Иван Шугаев җитәкләгән “Актай“ агрофирмасы ярышлар үткәрүдә иганәче ярдәме  күрсәтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов җыелучыларга мөрәҗәгать итте.

– Сезне спорт залында сәламләвемә мин бик шат, – диде ул. – Сез үз һөнәрегезнең осталары, көрәш келәмендә дә нәтиҗәләргә ирешүгә омтыласыз. Спортта да, хезмәттә дә уңышлар, сезгә!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин дә спортчыларга уңышлар теләде. Спортчылар арасында – көрәш күнекмәләрен яңа үзләштергән спортчылар да, шактый тәҗрибә туплаганнары да бар иде.

Бил алышулар кызыклы һәм кискен барды, җанатарларга үз көрәшчеләренә көч биреп, уңышлы мизгелләрдә аларны хуплап кул чабарга гына калды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 60 килограмм авырлык категориясендә Александр Лодоркин (ДЮСШ) җиңүче булды,  икенче урында Җәлил Галәветдинов (“Аксу Агро“).

70 килограммга кадәрге авырлык үлчәмендәге спортчылар өчлегенә Марат Исхаков (“Аксу Агро“), Ирек Ярмөхәммәтов (ДЮСШ), Алмаз Гатин (Шәрифуллин КФХ) керделәр. 80 килограммлы авырлык категориясендә Аркадий Детков (АТГТ)  җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарда Җәмил Сәйфуллин (ДЮСШ) һәм Әкбәр Хәсәнов (АТУТ).

10 килограммга авыррак көрәшчеләр ярышында Илнур Сафин (ЭЭМ) бәхәссез җиңүгә иреште, мәгариф бүлеген тәкъдим иткән Рәис Бикушев – икенче, Иске Ибрай авыл җирлегеннән Илдус Мифтәхов өченче урыннарда.

100 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында Илсур Сафин беркемгә дә җиңүгә өмет калдырмады. Рәис Мифтәхов (“Аксу Агро“) һәм Илһам Камалов (“Восходящая заря“) аннан соңгы позицияләрдә. Йөз килограммнан артык авырлык үлчәмендә Ренат Хәсәнов (“Аксу Агро“), Владимир Крайновны (“Аксу Агро“)  икенче урында калдырып,  беренче приз иясе булды.

Команда беренчелегендә беренче урын – ДЮСШ командасына, икенче урын – ЭЭМ командасына, өченче урын “Аксу Агро“га бирелде. Призлы урыннарны яулаган барлык катнашучылар да яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән истәлекле бүләкләр һәм рамоталар алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев