Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Яшь осталар» (WorldSkills Russia) җыелды

Аксубай универсаль технологияләр техникумында «умартачылык» компетенциясе буенча 2020/2021 еллар чемпионаты циклының Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты ачылды.

Аны ачу тантанасы җылы, позтив мохиттә үтте. Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

– Умартачылык – авыл хуҗалыгының мөһим тармагы, –дип ассызыклады ул. – Аның продукциясенә халык арасында ихтяҗ зур, ул сәламәтлек өчен файдалы, аеруча да куркыныч йогышлы авырулар таралган чорда. Шунысы куанычлы, бу катлаулы эшне яшьләр үзләштерә. Чемпионатны уздыру өчен техникумда барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән, катнашучыларга уңышлар, шәп нәтиҗәләр телисе генә кала!

Төбәк чемпионатында катнашучылар алдында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ленар Гарипов чыгыш ясады.

– Миңа бу уңышлы, заманча уку бинасында булу бик рәхәт, – диде ул. – Умартачылык, чыннан да, Татарстан икътисадында бик кирәкле тармак. Бүгенге көндә республикада 250 мең умарта, 9 мең умартачылык бар. Әлеге тармак продукциясенә ихтыяҗ зур. Без бу тармакны алга таба да үстерәчәкбез, ул яңа перспективалар ачачак. Ә чемпионатта катнашучыларга – умартачыларның яшь буынына уңышлы чыгышлар телисе килә!

Җыелучыларны АТУТ директоры Фәрхат Аюпов җылы сәламләде.

Алып баручылар конкурста катнашучыларны – Аксубай универсаль технологияләр техникумы һәм Мамадыш политехника көллияте студентларын тәкъдим иттеләр. Болар Алена Григорьева, Николай Архипов, Анатолий Фролов, Виктор Машуров, Райнур Сөнгатов, Дмитрий Яшин. Җыелучыларны шулай ук ике уку бинасы вәкилләре һәм конкурсантларның биремнәрне үтәвенә профессиональ бәя бирәчәк экспортлар берләшмәсе белән дә таныштырдылар. Алар арасында Ранил Мофахаров, Ратис Камалиев, Ислам Сәрвәров һәм Әсхат Шакиров бар. Ике як вәкилләре традицион тәртиптә ант сүзләре әйттеләр. Катнашучылар гадел чыгыш ясарга, әйләнә-тирәдәгеләргә намуслы һәм ихтирамлы булырга сүз бирсәләр, экспертлар исә барлык катнашучыларга да чыгыш ясау өчен тигез шартлар тудырырга, этика кодексын үтәргә һәм гадел һәм профессиональ хөкем итәргә.

Старт бирелде. Алда егетләрне һәм кызларны умартачылык теорияләрен белүгә, осталыкка катлаулы ярыш этаплары, практик гамәлләр көтә. Мәйданчыкта конкурс этаплары өчен барлык шартлар тудырылган, умарта оялары (бал кортларыннан башка), җиһазлар урнаштырылган, барлык кирәкле материаллар әзерләнгән. Конкурсантларның дулкынлануы сизелеп торды.

– Өйдә без әти-әниләргә бал кортларын карашырга булыштык, – диләр алар. – Монда бик җитди һәм катлаулы, гәрчә укытучыларыбыз белән умартачылык нигезләрен өйрәнгән булсак та.

Конкурс шартлары буенча төбәк чемпионатында җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм 2021 елның июлендә Башкортостан башкаласы Уфада республика данын яклап көч сынашачак. Яшь умартачыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев