Аксубай туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә ачылды
Үз эшләрен агач эше остасы-рәссам Андрей Бикмуллин тәкъдим итте.
Бу көнне «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр, укучылар һәм шулай ук останың якыннары музей кунаклары булдылар. Чакырылучылар арасында Андрей үзенең һөнәри эшчәнлеге буенча үзара тыгыз хезмәттәшлек иткән кешеләр дә бар иде.
Күргәзмәне туган як тарихын өйрәнү музее директоры вазыйфаларын башкаручы Наталия Куштукова ачты.
– Бу күргәзмәне ачу ниндидер яңалыкларның һәм яхшылыкларның башы булсын иде. Безнең музей ишекләре һәрвакыт ачык, без бу күргәзмәгә барлык кунакларны һәм сәнгать сөючеләрне көтеп калабыз, – диде ул һәм сүзне күргәзмә авторына бирде.
Андрей тормышыннан истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты, агачка уеп рәсем төшерү, тулаем сәнгать белән кызыксынуның нидән башлануы турында сөйләде.
Залда останың барлык эшләреннән бары тик бик аз өлеше генә тәкъдим ителгән. Биредә савытлар, сәгать, картиналар, бизәкле өстәлләр, көзге, портретлар һәм булачак эшләнмәләр эскизлары тәкъдим ителде.
Аның күп кенә эшләрен район халкы көн саен үзәк китапханә, аның йорты яисә остаханәсе яныннан узганда күрә. Моннан тыш, аның агач скульптуралары район читтә дә билгеле.
Күргәзмә эшләгән вакытта, музейга килеп, автор белән якыннан танышырга, матурлыкны күрергә мөмкин. Ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев