Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ТАССРның 100 еллыгы әләмендә билгеләп үтелде

Бүген Аксубай районы ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте.

ТАССРның йөзьеллыгы уңаеннан Әләм эстафетасы юбилей елының гыйнвар аенда Бурятиядә старт алды, ул республика һәм анда яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндереп, тантаналы төстә районнан районга тапшырыла.

Аксубайда әләмне кабул итү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин, районның депутатлар корпусы катнашты.

Милли киемнәрдән мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән оешкан җанлы коридор буйлап көчле алкышлар астында волонтерлар әләмне үзәк мәйдан буйлап алып бардылар. Аны “Бердәм Россия”дән яшь гвардиячеләр дә каршы алды. Аксубайга йөзьеллык әләме Татарстанның Әгерҗе районыннан китерелде.

– Гасырлык тарих эчендә безнең республикада бик күп вакыйгалар булды, без күмәкләштерү, колхозлар һәм совхозлар төзү чорларын кичердек, Бөек Ватан сугышы елларын, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызу, катлаулы 90 нчы еллар сынауларын үттек. Әмма соңгы дистә елларда безнең республика Президентыбыз Рөстәм Нургали улы һәм беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы белән, күп кенә төбәкләр арасында лидерлар булып кала. Бу – барлык татарстанлыларның казанышы, – дип билгеләп үтте, ТАССР әләмен кабул итеп, район башлыгы Камил Гилманов.

Татарстанның 100 еллыгы әләмендә Аксубай районы да билгеләнәчәк – Камил Гилманов Татарстан гимны астында, республиканың гасырлык тарихы – ул безнең район, аның авыл хуҗалыгы һәм икътисадның төрле тармакларында хезмәт куючы гражданнары тарихы да, дип билгеләп үтеп, әләмгә район символы – гербны урнаштырды.

Аксубайлыларны истәлекле вакыйга белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова тәбрикләде.

–Без республикабызның йөз еллык тарихы белән горурланабыз, безнең уңышларыбыз, йолаларыбыз, милләтара, мәдәниара татулык, халык тәрбиясе традицияләребез бар. Бу – безнең халыкның зур казанышлары, – дип котлады аксубайлыларны тарихи вакыйга белән Алсу Адрахман кызы.

Шулай ук алкышлар астында ТАССРның 100 еллык эләме эстафетасы Нурлат районына тапшырылды.

Әләм кабул итү уңаеннан бәйрәм программасы концерт чыгышлары белән дә билгеләп үтелде – Аксубайга, халык телендә кытай татары, дип аталып йөртелгән җырчы Базарбай Бикчәнтәев килде. Ул аксубайлыларны якташыбыз, шагыйрә, атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Флера Тарханова шигырьләренә иҗат ителгән җырлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев