Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан ирле-хатынлы Ворониннар ТР каталогына үз сүзләрен керттеләр

Казанда "Татарстан Республикасында рус халык бәйрәмнәре традицияләре" каталогы дөнья күрде.

Җыентык өчен материалларның авторлары – белгечләр, рус милли мәдәниятен өйрәнүчеләр. Иске Мокшино урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Шугаева һәм Түбән Баланда авыл мәдәният йорты методисты Василий Воронин каталогны булдыруга үз өлешләрен керттеләр. Бу безнең төбәкнең ХІХ-ХХІ гасыр рус бәйрәмнәрен өйрәнү материалларында төзелгән беренче басма.

ТР Рус милли мәдәни берләшмәсенең төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышында бу басманы тәкъдир итү булды. Ул фәнни даирәләрдә, мәдәният өлкәсендә яхшы бәя алды.

Ирле-хатынлы Ворониннарның "Түбән Баланда авылы мисалында Никола Зимний тәхет бәйрме" дигән мәкаләсе – авыл барлыкка килү тарихына үзенчәлекле сәяхәт, халыкның традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне ничек хөрмәт итүләре турында искәртә. Түбән Баланда һәм Югары Баланда авылларының яклаучысы – изге Николай Угодникны искә алып, тәхет бәйрәмен биредә аеруча шатланып билгеләп үтәләр.

Түбән Баланда рус милли үзәгендә милли мәдәният, гореф-гадәтләр хәзинәсе тупланган. Елена белән Василий үз тикшеренү эшләрендә вакыт рухын тапшырганнар, укучыга бөтен үзенчәлекне, авыл бәйрәме колоритын җиткергәннәр, моны рухи һәм туган якка мәхәббәт белән бәйләгәннәр. Ворониннар эшләгән тема бик тирән, җитди, четерекле якын килүне таләп итә.

-Басма өчен мәкалә өстендә эшләп, без авылның аксакалларын сораштык, руханилардан тәхет бәйрәмнәре турында белдек. Укучыларга дөрес, тулы күләмдә ачык мәгълүмат җиткерү өчен, бөртекләп детальләр җыйдылар, һәр фактны өйрәндек, - диләр алар.

Ворониннар шулай ук гаилә архивындагы җырларның аудиоязмасын тәкъдим иткәннәр. А.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк белгечләре җырларны расшифровкалаганнар.
 

Фото: Ворониннарның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев