Аксубай районы хокук саклаучылары узган елга нәтиҗә ясады
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча идарәсенең еллык хисап утырышы район башлыгы Камил Гилманов, ТР ЭЭМның Штаб инспекциясе баш инспекторы Александр Сергеев, Аксубай район суды рәисе Альбина Никитина, прокуратура һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында үтте.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча идарәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаев узган ел эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
Полиция хезмәткәрләре эшчәнлегендәге уңай яклар һәм кимчелекләр хакында үз фикерләрен Альбина Никитина, район прокурорының урынбасары Лариса Горожанкина җиткерде.
Район башлыгы исә үз чыгышында җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозулар буенча профилактика эшчәнлеге алып барылуын билгеләп, кайбер юнәлешләрдә эшчәнлекне ныгытырга кирәклеген искәртте..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев