Гуляев скверында «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында җырчы Илшат Хәмәдиев концерты булды.
Чара тамашачыларга бик күп күңелле тәэсирләр һәм җылы хисләр бүләк итте.
Илшат Хәмәдиев – Аксубайлыларга Илшат Хәмәдиев музыкаль кичә бүләк итте
Гуляев скверында «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында җырчы Илшат Хәмәдиев концерты булды.
Чара тамашачыларга бик күп күңелле тәэсирләр һәм җылы хисләр бүләк итте.
Илшат Хәмәдиев – «Татар җыры» һәм «Алтын барс» премияләре лауреаты. Программада рус, татар, шулай ук мари һәм чуаш телләрендә җырлар, лирик һәм шаян номерлар яңгырады. Артист аудитория белән элемтәне җиңел урнаштыра, шаярта һәм тамашачыны – балалардан һәм яшьләрдән алып өлкән буын кешеләренә кадәр, аның белән кушылып башкаруга җәлеп итә.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. Ул оештыручыларга һәм артистларга концерт өчен рәхмәт белдерде, «Татарстанда бала» һәм «Мәдәни мохит» җәйге проектларының республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылуын, мондый чараларның халыкны берләштерү, күңелле һәм дустанә мохит булдыру өчен мөһим булуын ассызыклады.
– Мондый кичәләр август ахырына кадәр дәвам итәчәк, аларда катнашыгыз, күңелле һәм файдалы ял итегез, – диде ул.
Тамашачылар арасында төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре, эшләүче яшьләр һәм «Нежность» комплекслы үзәгендә ял итүче ветераннар бар иде, алар чыгышларны аерым игътибар белән тыңладылар. Кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә булды, концерт бик җылы, яхшы атмосферада узды һәм караңгы төшкәнчегә кадәр диярлек дәвам итте.
Тамашачылар җырчыны алкышларга күмделәр, шундый күңелле кичә бүләк иткәне өчен рәхмәт әйттеләр.
Нет комментариев