Аксубайлылар Димитровград шәһәрендә Сабан туенда чыгыш ясадылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Димитровград шәһәрендә Сабан туенда чыгыш ясадылар

Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге делегация Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабан туен оештыруда катнашты.

Бәйрәм программасында алтмыштан артык артист, егермедән артык спортчы катнашты.

Аксубайлылар матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар – алар башкаруындагы җырларны һәм биюләрне шәһәр халкы бик җылы кабул итте. Район мәдәният вәкилләре иҗади күргәзмәләр күрсәттеләр, кулдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Спортчылар көч таләп итә торган спорт төрләре буенча ярышларда катнаштылар һәм призерлар булдылар. Бу вакыйга турында тулырак газетаның киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында укыгыз.

Сабан туеның мөһим моменты: тантанада катнашучыларның бердәм алкышлары астында Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов һәм Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районы муниципаль берәмлеге арасында муниципалитетара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Бу вакыйга турында тулырак «Сельская новь» газетасының киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында укыгыз.


Нет комментариев