Бүген кешелек тарихында иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулды.
Шушы кайгылы көн алдыннан районда «Хәтер шәме» акциясе узды. Чараның нициаторлары – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Яшь армиячеләр һәм «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләр оешмасы.
Кичке яр буе кайгылы тынлыкка күмелде: халык сугыш геройлары хәтеренә баш ияр өчен җыелды. Катнашучылар арасында район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар, шулай ук яшьләр һәм патриотик берләшмәләр вәкилләре бар иде.
– Бөек Җиңү миллионлаган корбаннар исәбенә яуланды. Без Ватаныбызның якты киләчәге өчен немец фашистлары белән көрәшкән ата-бабаларыбыз алдында баш иябез, – дигән сүзләр яңгырады митингта. – Без Бөек Ватан сугышы буыны геройларын онытмаячакбыз.
Митингта катнашучылар ата-бабалар хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары шәмнәр кабызылды – янып торган шәмнәрдән ясалган «ХӘТЕР» сүзенә, Ватан өчен үз гомерләрен биргәннәр турында сүнмәс хәтер символы буларак, тагын дистәләгән утлар өстәлде.
Нет комментариев