Фаҗига бистәдә яшәүчеләр гаиләсендә килеп чыккан.
Ял көне иртәсендә әтисе белән әнисе 11 айлык кызчыкларын тормыш билгеләре булмаган килеш табалар. Социаль хезмәтләр гаиләнең имин булуын, ә район хастаханәсендә баланың патронажда булуын һәм профилактик тикшерүләр үткәрелүен расладылар. Фаҗига урынында ТР Тикшерү комитеты һәм хокук саклау органнары тикшерү үткәрә. Фаҗига шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев