Яңа Үзи авылында гомер итүче Гамирә Мингатинага 90 яшь тулды.
Ветеранны күркәм юбилее белән Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов изге теләкләрен җиткереп, җылы тәбрикләде, чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Сугыш чоры баласы буларак, тормышның әчесен бик күп татырга туры килә аңа. Кызчыкка сигез яшь булганда әнисе – Рәхимә вафат була. Өч сугыш юлын узган әтисе Зәйдулла якты дөньядан киткәндә Гамирәгә нибары унике яшь була. Ул бала чагында күргән авырлыклары турында еламыйча сөйли алмый.
1957 елның май аенда авыл егете Хәмзә Мингатин белән никахлашып, 52 ел иңне-иңгә куеп, матур тормыш юлы үтәләр, бер-бер артлы дурт балага гомер бүләк итәләр. Бер балалары сабый вакытта ук вафат була.
Гамирә Зәйдулла кызы колхозда төрле эшләрдә эшли, егерме ел сәүдә өлкәсендә сатучы булып намуслы хезмәт куя. Мактаулы дәрәҗәләргә ирешә. Яшь чагыннан ук дин юлында була – ураза тота, биш вакыт намазын калдырмый. Корьән китабы аның кулыннан төшми, көннәре балалары, онык-оныкчыклары өчен догалар укып уза. Ул авылның ак әбисе, авыл халкы аны бик ярата, хөрмәт итә. Шуның өстенә ул әдәбият белән дә кызыксына, Габдулла Тукай белән Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйли. Укытучы булырга бик хыялланган булса да, аңа белем алырга мөмкинчелек булмаган. Ә кызлары – Галия һәм Гөлшат укытучы һөнәрен сайлап, утыз ел гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар һәм шуның белән әниләренең хыялын тормышка ашырганнар.
Искиткеч гадел, тәртипле, тыйнак, намуслы, хезмәт сөючән һәм кешеләргә карата ярдәмчел булган Гамирә Зәйдулла кызы балаларын да үз үрнәгендә гадел һәм игелекле итеп тәрбияләү өчен бик күп тырышлык куя.
– Бүгенгесе көндә газиз әнием өебезнең нуры, ул безгә яшәүгә көч һәм дәрт бирә, янына килгән кешеләргә ихлас елмаюын бүләк итеп матур картлык кичереп яши, – ди кызы Галия. – Мин янәшәмдә әнием булганга, аның җылы кулларын тотып, аның һәр сулышын тоеп яшәвем белән бик тә, бик тә бәхетле. Әниемнең гомер бәйрәмнәре алга таба да дәвамлы булсын иде, Аллаһы Тәгалә аңа саулык-сәламәтлек биреп, безне озак еллар куандырып яшәргә язсын иде!
Нет комментариев