“Пионер” поселогында гомер итүче Минегәрәй Шәрәфетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Минегәрәй Җамалетдин улы искиткеч матур табигать кочагында урнашкан Пионер поселогында ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиңү белән кайта.
Малай бала чагыннан ук хезмәт белән чыныгып үсә, алты сыйныф белем ала, армиядә 3 ел хезмәт итеп кайта. 1958 елда тормыш кора. Хатыны Сөембикә белән 45 ел гомер итәләр, 3 балага гомер бүләк итәләр.
– Бала чактан тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килде. Кул арасына керә башлаганнан алып, әнигә йөкләнелгән бер гектар бәрәңге басуында эшләдем. Унбер яшемнән колхозда эшли башладым. Печән тарттыруда, комбайнчы ярдәмчесе, дергач булып та эшләдем. “Сталинец 1” тагылмалы комбайнында салам тарттыра идек, аннары самоходкалар кайтты, анда коптильщик булып эшләдем. Атлар җигеп комбайннан бөртек ташыдык. Эшләмәгән эшем калмады, бер китап язарлык, – ди хөрмәтле авыл хуҗалыгы ветераны Минегәрәй Җамалетдин улы.
Ул гомере буена Мюд совхозында игенче, комбайнчы булып намуслы хезмәт куя, дүрт ел СПТУда мастер булып эшләргә дә туры килә алдынгы хезмәтчәнгә, кайда, нинди генә эшне башкарса да, Минегәрәй Шәрәфетдиновның исеме Мактау тактасыннан төшми. Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Венгерия, Чехсловакия һәм Германиягә юлламалар буенча сәяхәткә бара, ике тапкыр төсле телевизор, “Урал” мотоциклы белән бүләклиләр үзен.
Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәнгә дә инде 24 ел вакыт узган, шул вакыттан алып бабакай кызы Хафизә тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә матур картлык кичереп яши. Калган балалары да һәрдаим кайтып, йорт эшләрендә ярдәм итеп торалар.
– Әтиебез һәрвакыт хәрәкәттә, эшсез кул кушырып утыра алмый, кулына чалгы алып, үләнне дә чаба, кышын кар чистарта, – диләр бабакайның балалары. – Гомере хезмәттә үтсә дә, сәламәтлегеннән зарланмый, актив булырга тырыша. Ә оныклары һәм оныкчыклары Минегәрәй Җамалетдин улына алга таба яшәргә көч, дәрт бирә.
Минегәрәй Шәрәфетдиновны истәлекле юбилее белән район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов җылы тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп район башлыгы Алмаз Мингулов исеменнән һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Нет комментариев