Аксубай районында «Минем дустым – велосипед» конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Минем дустым – велосипед» конкурсында җиңүчеләр ачыкланды

Аксубайның 2 нче урта мәктәбе базасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Минем дустым – велосипед» район конкурсы узды, анда мәктәп яны лагерьларыннан алты команда катнашты.

Балалар велосипедны фигуралы йөртүдә ярыштылар, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча тестлар чиштеләр, беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипед төзелеше буенча сорауларга җавап бирделәр.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Аксубайның 2 нче урта мәктәбеннән – «Велосипедчылар» отряды, икенче урынны Аксубайның 3 нче урта мәктәбе командасы алды. Өченче урын Иске Ибрай урта мәктәбе командасына бирелде. Барлык катнашучыларга да грамоталар, бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.

Балалар белән шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалединова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга велосипедчылар, индивидуаль мобильлек чараларын кулланучылар һәм җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрне искә төшерделәр, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллануның мөһимлеген ассызыкладылар.


Нет комментариев