Аксубай районы профсоюзлар лидеры республика бүләгенә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы профсоюзлар лидеры республика бүләгенә лаек булды

Район Советында узган эшлекле планеркада район башлыгы Алмаз Мингулов алдынгы тармак хезмәткәрләренә һәм җәмәгать активистларына бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы профсоюз оешмасының Аксубай муниципаль районындагы комитетының ышанычлы вәкиле, «Юность» УСЗ директоры Радик Мостафин профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән шәхси өлеше, аларның социаль гарантияләрен күтәрү һәм юбилей уңаеннан Татарстан Республикасы профсоюзлар комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Нет комментариев