Аксубай муниципаль структура хезмәткәре республика бүләгенә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай муниципаль структура хезмәткәре республика бүләгенә лаек булды

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Наталья Муравьева бүләкләнде.

Бүләкне палата вәкиле Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән сизелерлек шәхси өлешен тану билгесе буларак, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте өчен алды. Бүләкне район планеркасында тапшырып, район башлыгы Алмаз Мингулов Наталья Муравьевага яңа һөнәри казанышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.


Нет комментариев