Аксубай — Димитровград: Сабан туен бергәләп бәйрәм иттек
Соңгы яңалыклар

Аксубай — Димитровград: Сабан туен бергәләп бәйрәм иттек

Аксубай районы делегациясе Димитровград шәһәрендә Сабан туе милли бәйрәмен оештыруда катнашты.

Делегация составына сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район спортчылары, үзәк китапханә хезмәткәрләре, клуб оешмалары һәм туган якны өйрәнү музее вәкилләре керде. Алар мәдәни һәм спорт программаларында актив катнаштылар, осталык дәресләре һәм викториналар үткәрделәр, милли колоритлы бизәнү әйберләрен һәм башка матур эшләнмәләрне үз куллары белән ничек ясарга икәнен күрсәттеләр, төрле күңел ачу уеннары оештырдылар.

Быелгы 24 нче уртак сабан бәйрәме бик күп кунакларны җыйды. Иртән яңгыр явып торса да, аннары кояш чыкты, бәйрәм мәйданчыгы килүчеләр агымы белән тулыланды. Сабан туе барлык милли традицияләрне саклап узды. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән районыбыз башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Чәчү эшләренең тәмамлануын гәүдәләндергән бу бәйрәмдә катнашу безнең өчен бик сөенечле, – диде ул. – Димитровград һәм Аксубай районы – игелекле дуслар, алар бер-берсенә ярдәм итәләр һәм эштә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр.

Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия төбәкләрендәге 2026 елгы Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга котлау хатын укыды. Алмаз Мингулов көчле алкышлар астында шәһәр җитәкчелегенә истәлекле бүләк, шулай ук төрле структуралар хезмәткәрләренә рухи әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга һәм татар халык традицияләрен саклауга керткән зур өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Димитровградлыларны Сабан туе бәйрәме белән «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова җылы котлады.

Шәһәр хакимияте җитәкчеләре, үз чиратында, Аксубай районына Сабан туен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен тирән рәхмәт белдерделәр. Аксубайлылар әзерләгән мәдәни программа традицион Димитровград бәйрәменә аеруча яктылык һәм төсмер өстәде. Район мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең программасын прологтан башладылар, анда кереш сүз күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Артистлар иң яхшы номерларны – дәртле җыр һәм биюләрне тәкъдим иттеләр.

Мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрде.

– Без бу бәйрәмгә Аксубай артистларына сокланып, сөенеп карарга киләбез, – диделәр тамашачылар, үзешчән артистларыбызның талантларын билгеләп.

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районы муниципаль берәмлеге арасында муниципалитетара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую Сабан туе бәйрәменең мөһим вакыйгасы булды. Документка Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов һәм Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков кул куйды. Бу тантаналы мизгел бәйрәмдә катнашучыларның бердәм алкышларын уятты.

Ул арада спорт мәйданчыкларында спортның көч төрләре буенча ярышлар кайнады. Гер күтәрүдә көннең иң яхшы нәтиҗәсен Рәис Бикушев күрсәтте, Диләрә Латыйпова кул көрәше буенча – беренче, гер күтәрү буенча икенче урыннарны яулады. Армрестлингта өченче призер булып Александр Скворцов танылды. Аркан тартышуда Аксубай командасы мәйданчык хуҗаларын җиңде.

Көрәш келәмендә Аксубай спортчылары Димитровград вәкилләре һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар белән көрәштә район данын якладылар. Бил алышу йомгаклары буенча һәр авырлык категориясендә дә безнең районнан призерлар бар, бу спортчыларның лаеклы әзерләнүе турында сөйли: 60 килограммга кадәр авырлыкта Ильяс Вафин – өченче урынны; 80 килограммга кадәрге категориядә Аркадий Детков – өченче; 90 килограммга кадәр үлчәүдә Илнур Сафин икенче урынны алдылар. 90 килограммнан артык авырлык категориясендә Илсур Сафин – беренче, Рөстәм Бикмөхәммәтов икенче урынны алдылар.

Барлык этаплар тәмамланганнан соң призерларны бүләкләү булды. Алмаз Мингулов һәр җиңүчене җылы котлады һәм бүләкләр тапшырды.


Нет комментариев