Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Белгеч ышанычлы парольне ничек уйлап табарга һәм онытмаска кирәклеге хакында сөйләде

Ышанычлы пароль уйлап табу процессында исемнәрне, хайван кушаматларын, әһәмиятле даталарны (әйтик, туган көннәр) кулланмаска кирәк.

Парольнең ышанычлылыгын саклау һәм онытмас өчен аның саклау алымы, күләме һәм әледән-әле яңартылуы турында кайгыртырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Касперский лабораториясе белгече Дмитрий Галов хәбәр итте.

Эксперт әйтүенчә, интернеттагы һәр аккаунт өчен россиялеләрнең бары тик 39 проценты гына аерым парольләр уйлап таба.

«Кешеләр үз мәгълүматлары һәм аккаунтларына җаваплырак карый башлады, әмма, икенче яктан, цифрлы грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсе әле һаман да югары түгел», - диде Галов.

Моннан тыш, белгеч идеаль пароль рецептын (саннар, тыныш билгеләре, шулай ук баш һәм юл хәрефләре комбинациясе) атады. Шул ук вакытта, шифрның озынлыгы ким дигәндә 16 символ тәшкил итәргә тиеш. Ышанычлы пароль уйлап табу процессында исемнәрне, хайван кушаматларын, әһәмиятле даталарны (әйтик, туган көннәр) кулланмаска кирәк. Мондый мәгълүматлардан һәр кулланучы хәбәрдар, бу исә аккаунтның саклану дәрәҗәсен сизелерлек киметә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев