Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
фото

Хезмәтенә карата бүләге

04 декабрь 2019, 13:45

630

0

0

Район башлыгы Камил Гилманов, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, районда авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланды, быел бөртекле, азык һәм югары маржиналь культуралардан яхшы уңыш алдык, дип билгеләп үтте. Ул чәчү һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарган өчен кыр хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде, иң яхшы комбайнчыларның ел саен республика дәрәҗәсендә хөрмәтләнүенә басым ясады. Быел Аксубай районыннан 9 комбайнчы Татарстанның иң яхшы 500 комбайнчысы арасына керде. Пленар утырышта район башлыгы һәм министр урынбасары «Аксу Агро»ның сигез комбайнчысына – «Нью Холланд» комбайнында 3060 тонна ашлык суктырган Җәүдәт Сафиуллинга, Анатолий Ильгузинга («Нью Холланд», 2583 тонна), Хөсәен Галиевка («Нью Холланд», 2495 тонна), Сергей Блиновка («КЗС-1218-29», 2567 тонна), Валерий Ендерюковка («КЗС-1218-29», 2255 тонна), Алексей Кудряшовка («КЗС-1218-29», 2251 тонна), Анатолий Ефремовка («КЗС-1218-29», 2163 тонна), Алексей Пайдаркинга («Акрос-530», 1772 тонна) һәм «Волга Селект» комбайнчысы Евгений Масловка («Акрос-530», 1703 тонна) Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар .

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев