Югары уңыш алу өчен басуларны эшкәртә
«Аксу Агро» ҖЧҖендә үсемлекләрне яклау буенча агрочаралар тәмамланып килә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 июльгә бу хуҗалыкта корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы 63500 гектардан артык (планга карата 92 процент) мәйдан эшкәртелгән.
Үсемлекләрне саклау буенча уртак эшкә Александр Ванчурин зур өлеш кертә. Үзенең «Туман» агрегатында сезон башыннан бирле ул көн саен 150 гектардан артык бөртекле сабан, көзге культуралар, көнбагыш һәм рапс мәйданнарын эшкәртә, смена нормасын арттырып үти.
– Александр Ванчурин – тәҗрибәле механизатор, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖнең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Үз вазыйфаларын намус белән башкара.
«Аксу Агро» ҖЧҖендә ул чагыштырмача күптән түгел генә эшләсә дә, аның механизаторлык стажы инде 35 ел. Һөнәргә Сөнчәле урта мәктәбендә укыган, аттестат белән бергә механизатор хокукын да алган. Һәм гомере буена механизатор, шофер булып эшләгән. Максималь уңыш алуны тәэмин итү өчен ул көн саен үз агрегатын басуларга алып чыга. Саклагыч агрочараларны вакытында үткәрү авыл хуҗалыгы культураларын игүдә бик мөһим. Сезон тәмамланганнан соң аны хуҗалыкта башка эшләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев