Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәтчәннәрнең мәнфәгатьләрен саклау һөнәре бар

11 ел дәвамында хезмәтне саклау буенча инженер Әлфия Нуриева эшен уңышлы алып бара.

Республика ведомстволары вәкилләре белән махсус комиссия елына берничә тапкыр авыл хуҗалыгы предприятиеләренең билгеле бер кыр эшләрен башкаруга әзерлеген тикшерә. Һәм һәр тапкыр хезмәтне саклау буенча инженерның эшчәнлегенә белгечләр югары бәя бирәләр.

Бу белгечнең бурычы – эш урынында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, инструктажлар, медицина тикшерүләре уздыру. Хезмәт коллективында 300гә якын кеше исәпләнә. Бу – авыл хуҗалыгы производствосының төрле тармак вәкилләре – механизаторлар, терлекчеләр, электриклар, эретеп ябыштыручылар, ындыр табаклары, башка хезмәт объектлары хезмәткәрләре. Әлфия Габбас кызының үз бурычларын ничек башкаруы турында соңгы сигез елда предприятиедә бәхетсезлек очракларының булмау факты да сөйли.

Ул үз вазифаларын график буенча төгәл башкара. Һәр сезон эшчеләрнең медицина тикшерүе узуын оештыра, аларны махсус кием , производство эшчәнлеге өчен саклану чаралары белән тәэмин итә. Ул эшчеләрнең сәламәтлеге турында да кайгырта.

– Без социаль иминият фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – дип сөйли Әлфия Габбас кызы. – Узган ел социаль иминият линиясе буенча ике терлекчене һәм бер механизаторны санаторийга сәламәтлекләрен ныгыту өчен җибәрдек. Быел механизаторлар өчен юлламалар алырга планлаштырабыз.

Әлфия Габбас кызын һәрвакыт техника һәм кешеләр тупланган урында табарга була.

Язгы кыр эшләре, урак өсте – бу белгеч өчен аеруча җаваплы чор. Нәкъ менә шушы вакытта бәхетсезлек очракларын профилактикалау беренче урында була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев