Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Ветераннар актив тормыш позициясен сайлыйлар

Теләсә кайсы яшьтә дә җәмгыятькә мөмкин кадәр файдалы булырга тырышырга кирәк, дип саный Луиза Минсафина.

Укытучылар көнендә үз вакытында районның мәгариф системасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән, ә бүген авылның социаль үсешенә ярдәм итүче иҗтимагый тормышта катнашучы ветеран-педагоглар турында искә төшерми булмый.

Мюд авыл җирлегендә, балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү булсынмы, бәйрәм чарасы үткәрү булсынмы яисә җирлек территориясен чистарту буенча шимбә өмәләре булсынмы, бер генә чара да Луиза Минсафина катнашыннан башка узмый. Ә еш кына Луиза Салих кызы үзе үк игелекле эшләрнең инициаторы булып тора.

–Мин үземнең элеккеге укучыларыма, мәсәлән, аларның сабыйлары яратып уйный торган уен мәйданчыкларын төзекләндерүдә катнашудан баш тарта аламмы соң? – дип сөйли Луиза Сәлих кызы. – Поселокны тагын да чистарак, ямьлерәк иткән шимбә өмәләрендә дә катнашмый кала алмыйм? Иртән таныш сукмак буйлап чишмәгә төшкәндә, чисталыкны күреп күңел җырлый. Барысы да якын, таныш, кадерле. Мин бистәне, аның кешеләрен яраттым. Биредә, күрше авылда гына минем ирем туып-үскән. Аның кече ватаны күптән инде минем дә туган авылыма әверелде.

Ярты гасырдан артык вакыт элек мюдлылар өчен истәлекле вакыйга була. Август көннәренең берсендә поселокта яшь парлы пәйда була. Бу Луиза һәм Вил Минсафиннар була. Икесе дә юллама буенча киләләр. Вил Гаяз улы – участок хастаханәсе баш табибы, ә Луиза Сәлих кызы Иске Мокшино авыл урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасына.

Минсафиннар пәйда булу белән поселок тормышы күзгә күренеп җанлана, кызыклырак булып китә. Луиза Сәлих кызы авыл кешеләренең мәдәни ялын оештыру идеяләре белән тулы була, Вил Гаяз улы шахмат ярышларында теләп катнаша. Мәктәп һәм гаиләнең бердәмлеге сизелерлек ныгый. Мәктәптә ата-аналар белән уртак чаралар ешрак үткәрелә башлый.

Иске Мокшино мәктәбе 25 ел буена (Луиза Минсафина нәкъ шул кадәр еллар уку-укыту мөдире булып эшләде) район мәгариф учреждениеләре практикасына яңа идеяләр, иң яхшы укытучыларның тәҗрибәләрен кертү буенча сынау мәйданчыгына әверелә. Аннан соңгы 22 ел дәвамында мәктәп директоры вазифасында ул белем бирү учреждениесен чыгарылыш укучыларын Казанның авыл хуҗалыгы һәм ветеринария югары уку йортларына укырга әзерләүче һөнәри лицей итеп үзгәртүгә ирешә.

Вакыт аның дөрес карар кабул итүен раслый: бүген чыгарылыш укучылары Россиядә хәтта чит ил компанияләрен җитәклиләр. Әлбәттә, аңа башкала вузлары белән элемтәләрне җайга салу җиңел булмый, әмма ул бер вакытта да куйган максатына ирешми калмый.

1997 елда Иске Мокшино мәктәбе «Ел мәктәбе» республика бәйгесе призеры була. Тагын ике елдан бу статус янә раслана. Ул шулай ук «Юннат-2003» Бөтенроссия бәйгесе дипломанты була. Ә мәктәп директоры Мәгариф отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исемен йөртә.

Әлбәттә, башкалада табиб карьерасын кече ватанына хезмәт итүгә алмаштырган тормыш иптәшенең ярдәменнән башка бу казанышларга ирешү җиңел булыр идеме икән? Икеләнгән, шикләнгән минутларда ире Вил Гаяз улы һәрчак янәшәдә була. Бу гаҗәеп ханым турында тагын ниләр әйтергә була. Кешеләрдән өстен булмау принцибы аны һәрчак озата килде.

Кагыйдә буларак, безнең турыда янәшәбездә яшәүче, эшләүче кешеләр күбрәк белә ...

–Мөгаллимәбез безнең өчен яхшы дус та, киңәшче дә, – дип сөйли җирле мәдәният учагы директоры Ольга Жукова. – Беркем дә шулай нәзакәтле, тыйнак кына ярдәм кулы суза алмый. Бәйрәм чараларына әзерләнгәндә, төрле Грант проектларын эшләгәндә ул безнең ышанычлы киңәшчебез. Луиза Сәлих кызы безнең чараларда үзе дә теләп катнаша һәм бу бик шәп!

Ә менә Яңа Тимошкино мәктәбе директоры Иван Мишин сүзләре.

– Луиза Сәлих кызы күпме яшь коллегаларына, яңа эшли башлаган яшь җитәкчеләргә ярдәм кулы сузды. Таләпчән, бер үк вакытта кешелекле, гади дә булып кала белде. Кимчелекләрне күрсәтмичә, дөрес юлга бастырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев