Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Узган урак Аксубай механизаторына зур уңыш китерде

«Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы-2022» Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы бәйгесендә җиңүчеләр арасында «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы механизаторы Евгений Курдюков та бар иде. Ул бу хуҗалыкта биш ел эшли.

–Евгений Курдюковның, яшь булуына карамастан, игенчелектә тәҗрибәсе зур, ул бик тырыш, өметле, – дип сөйли «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов. – Эшкә намуслы һәм җаваплы карый. Ул төрле техниканы егәрләргә сәләтле, үз комбайнын урак өстенә ышанычлы әзерли. 

Узган ел район өчен бөртекле культуралар моңарчы күрелмәгән уңыш китерде. Евгений Курдюков бөртеклеләрне үстерүдә дә, җыюда да катнашкан. Яз башыннан чәчү агрегатында эшләгән, аннары чәчүлекләрне тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Уңыш җыярга вакыт җиткәч, комбайн штурвалы артына утырган. Ул суктыру буенча югары җитештерү күрсәткечләренә иреште, тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сертификатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев