Валентина Рябова 20 ел инде мәктәп белән җитәкчелек итә.
Аның педагогик стажы - 33 ел. Валентина Николаевна Иске Ильдеряк авылында туып үсә. Мәктәпне дә анда тәмамлый. Казан дәүләт педагогика университетында укып чыкканнан соң Рус Кармәте авылына 8 еллык мәктәпкә математика укытырга юллама ала. 1985 елда Чуаш Енорускиносы урта мәктәбендә математика...
Валентина Рябова 20 ел инде мәктәп белән җитәкчелек итә.
Аның педагогик стажы - 33 ел. Валентина Николаевна Иске Ильдеряк авылында туып үсә. Мәктәпне дә анда тәмамлый. Казан дәүләт педагогика университетында укып чыкканнан соң Рус Кармәте авылына 8 еллык мәктәпкә математика укытырга юллама ала. 1985 елда Чуаш Енорускиносы урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1985 елның ноябрендә сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш эшләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 1991 елның августыннан - укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1997 елның 11 сентябреннән - Чуаш Енорускиносы урта мәктәбе директоры. 1994 елда "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Шунысын истә тотарга кирәк - директор, укытучы кебек үк, сәләтле булырга тиеш.
- Валентина Николаевна нәкъ шундый кеше, - дип сөйләде аның турында мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Эшләү дәверендә ул үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтте. Мәктәпкә капиталь ремонт ясау, җылыту системасын, коймаларны алыштыру эшләре аның җилкәсенә төште. Аксубай урманчылыгы белән хезмәттәшлек алып бара башлады. Мәктәп урманчылыгы әгъзалары урман утырту, агачларны тәрбияләү белән шөгыльләнделәр. Бу балаларга акча эшләү мөмкинлеге бирде.
Валентина Николаевна инициативасы белән Чуаш Енорускиносында (балалар бакчасы булмаган авылда) 2008 елдан мәктәп түбәсе астында балалар бакчасы эшли башлады. Нәкъ менә мәкаләбез героинясы әлеге төркемнең материаль-техник базасына нигез салды. Төркемдә 20 бала бар һәм алар мәктәпкә әзерләнү мөмкинлеге алган.
Һәр ел саен Чуаш Енорускиносы урта мәктәбе яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы мәктәпләр унлыгында бара һәм мактауга лаек була. Кыш айларында мәктәп әфганчы Владимир Маркин истәлегенә чаңгыда йөгерү буенча уздырылган район ярышларын кабул итә.
- Валентина Рябова - мәктәп белән идарә итүдә очраклы кеше түгел, - дип йомгаклады сүзен Гөлнур Раузетдин кызы. - Аның өчен иң мөһиме - үсеп килүче буынга тәрбия бирү булды һәм шулай булып кала да, ә бу процесс күпкырлы.
Нет комментариев