Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дип танылды

Бу атнада Казанда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

Тантана вакытында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – «Аксу Агро» ҖЧҖ (АгроИнвест) механизаторы Илнар Җамалетдинов та бар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов игенчегә югары бүләк – «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» күкрәк билгелесен тапшырды.

Республика җитәкчесе Илнар Җамалединовны җылы котлады. Механизаторның кулын кысып, алга таба авыр хезмәтендә яңаданяңа уңышларга ирешүен теләде. Тантаналы очрашуда катнашучылар да механизаторны кул чабып сәламләделәр.

Аксубайлы бу мактаулы исемгә тырыш хезмәте белән лаек булды. Ул үзенең тормышын үсмер чагыннан ук авыл хуҗалыгы белән бәйләгән. Хезмәт юлын терлекчелектә башлый. Иске Ибрай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң фермага эшкә килә. Машина йөртү хокукы алгач, «Нур» күмәк хуҗалыгында вахта машинасы йөртүчесе булып эшли. Ә тракторчы һөнәрен ул мәктәптә укыган вакытта үзләштерә, һәм тиздән һөнәрен алмаштыра – механизатор була. Кырда чәчү, урыпҗыю эшләрендә хезмәт куя. Хуҗалык таркалгач, яңа оешкан «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләвен дәвам итә.

– Илнар Җамалединов – безнең иң алдынгы механизаторларның берсе, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Аркадий Пирогов. – Ул үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карый, теләсә нинди эшне иң яхшы дәрәҗәдә башкарырга һәм ирешелгән нәтиҗәләрне арттырырга омтыла. Техниканы биш бармагы кебек белә, һәм аны эшкә сыйфатлы әзерли. Илнар Әсхат улы кебек хезмәтчәннәр аркасында безнең хуҗалык районда алдынгылар рәтендә.

Агымдагы ел йомгаклары буенча бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә уңышның тулаем җыемы 40151 тонна, бөртекле культуралар уңышы гектардан 38,6 центнер тәшкил иткән, киләсе ел уңышы астына 7513 гектар җир туңга сөрелгән. Терлекчелек тармагы өчен берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән сыйфатлы азык җитәрлек әзерләнгән.

Бу күрсәткечләрдә Илнар Җамалединовның да хезмәт өлеше бар. Игенче елдан-ел иң яхшы күрсәткечләргә ирешергә тырыша. Туфракны төп эшкәртүдә ”Нью-Холланд” тракторында эшләп, 2019 елда – 2917 гектар, 2020 елда – 3217 гектар, 2021 елда 3414 гектар күрсәткечкә ирешкән. Чагыштыру өчен: хуҗалык буенча әлеге эш төре буенча шул ук тракторда уртача күрсәткеч 2019 елда 2750 гектар тәшкил иткән. Шулай ук бөртекле һәм көзге культураларны чәчү буенча нәтиҗәләр: 2019 елда – 2872 гектар, алдагы елларда 3352 һәм 3368 гектарда чәчкән. Бу күрсәткечләр авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары.

– Механизатор эше минем күңелемә якын, – ди Илнар Әсхәт улы. – Тулы көчеңә эшләсәң, нәтиҗә бирә торган хезмәт бу. Башкарылган эштән канәгатьләнү аласың. Авыл хуҗалыгы производствосындагы уңышлары өчен Илнар Җамалединов район җитәкчелеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бик күп бүләкләргә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев