Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Татарстан эчке эшләр министры дипломына лаек булдылар

ТР буенча ЭЭМның эксперт комиссиясе утырышында 2018 ел нәтиҗәләре буенча ведомство карамагында булган территориаль органнарның нәтиҗәле эшләренә бәя бирделәр. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге озак еллар дәвамында беренче тапкыр бер тавыштан III категорияле авыл районнары арасында өченче урынга лаек булды. - Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының...

ТР буенча ЭЭМның эксперт комиссиясе утырышында 2018 ел нәтиҗәләре буенча ведомство карамагында булган территориаль органнарның нәтиҗәле эшләренә бәя бирделәр. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге озак еллар дәвамында беренче тапкыр бер тавыштан III категорияле авыл районнары арасында өченче урынга лаек булды.
- Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиаль утырышы булды, анда ведомство проблемалары буенча фикер алыштылар, борчыган мәсьәләләрне тикшерделәр. Башкарылган эшләргә нәтиҗә чыгарыр алдыннан бүлек, оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешелгән уңышлар һәм эшне нәтиҗәле алып барган өчен, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин имзасы белән Диплом алды, - дип фикерләре белән бүлеште Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев. - Эшебезне шулай югары бәяләүләре күңелле әлбәттә, бу шәхси составның һәм бүлектәге һәр хезмәткәрнең тырышлык нәтиҗәсе һәм безнең киләчәк эшебезгә этәргеч булып тора.
Ул шулай ук террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш, авыр һәм көнкүреш җинаятьләрен кисәтү, урлау очракларын ачу, канунсыз корал, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш, юл хәрәкәте иминлеге нәтиҗәлелеген күтәрү, коррупциягә каршы тору ,икътисади җинаятьләрне, җинаятьләрнең профилактик составын ачыклау, тәкъдим ителгән хезмәтләр сыйфатын, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү, хезмәт дисциплинасын, халык белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту элеккечә бүлекнең өстенлекле юнәлеше булып кала һәм бу ахыр чиктә район халкы өчен иминлек нигезе булып тора, дип билгеләп үтте.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре республика чараларына да тәртип һәм җәмәгать иминлеген саклауга җәлеп ителәләр. Моның өчен алар Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан Рәхмәт хатлары алалар. Быел алар алдында шулай ук әһәмиятле бурыч тора - бүлек хезмәткәрләре Россия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан сайлау алды агитацияләре алып барылган һәм сайлаулар үткәрү чорында, шулай ук июнь-июль айларында Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатында хокук тәртибен тәэмин итәчәкләр.
erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев