Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Табибләр "десанты" 70 пациентны кабул итте

Шимбә көнне Аксубай районына республикабыз башкаласыннан табибләр "десанты" төште. Үзәк район хастаханәсендә алар сәламәтлеге чикле балаларны һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны кабул иттеләр. Табибләрнең күчмә бригадасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов инициативасы буенча "Татарстан -Яңа гасыр" Республика иҗтимаги хәрәкәте ярдәме белән "Балаларда көч" хәйрия фонды оештырды. -...

Шимбә көнне Аксубай районына республикабыз башкаласыннан табибләр "десанты" төште.
Үзәк район хастаханәсендә алар сәламәтлеге чикле балаларны һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны кабул иттеләр.
Табибләрнең күчмә бригадасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов инициативасы буенча "Татарстан -Яңа гасыр" Республика иҗтимаги хәрәкәте ярдәме белән "Балаларда көч" хәйрия фонды оештырды.
- Акциянең төп максаты - үзәк нерв системасы авыруларын ачыклау һәм ата-аналарга, район белгечләренә консультатив ярдәм күрсәтү. Без районга үзенчәлекле балалар белән эшләүдә махсуслашкан тәҗрибәле табибләрне алып килдек, - дип аңлатма бирде "Татарстан-Яңа гасыр" Республика иҗтимаги хәрәкәте җитәкчесе Алсу Тарханова. - Авыру сабыйларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә, әмма үзенчәлекле сабыйларга ярдәм кулы сузарга теләгән игелекле кешеләр, коммерция булмаган иҗтимаги оешмалар да аз түгел. Без берләштек һәм бергәләп балаларга һәм сәламәтлекләре чикле сабыйлары булган гаиләләргә, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән грантлар язабыз. Һәм һәр ата-ананың да табиб-белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинлеге булмавын күздә тотып, республика районнарына "табибләр десанты"н оештырабыз.
Районга табибләр белән бергә "Балаларда көч" Хәйрия фонды җитәкчесе - үзенчәлекле бала әтисе Адель Заһретдинов та килде. 2014 елда үзенең сабые сәламәтлеге өчен көрәштә ул инвалид балалары булган - беренче чиратта төрле тернәкләндерү үзәкләрендә сабыйларын дәвалау өчен зур суммаларда акча түли алмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән фонд оештырган. Фондның шигаре: "Башкаларга ярдәм итү - Кеше булуның иң яхшы алымы".
- 2016 елның декабрендә "Балаларда көч" Хәйрия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына керде, шуның бәрабәренә без сәламәтлекләре чикле балаларны бушлай комплекслы тернәкләндерүгә кабул итә алабыз, - дип сөйли Адель Заһретдинов. - Бүгенге тикшерүләрдән соң үзәктә бушлай тернәкләндерү оештырабыз. Моның өчен урындагы социаль яклау органына мөрәҗәгать итеп, тернәкләндерү узуга гариза тапшырырга һәм социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр арасыннан "Балаларда көч" хәйрия фондын сайларга.
Аксубайдан күп балалы гаилә - балаларына ДЦП диагнозы куелган ирле-хатынлы Надежда һәм Сергей Баглай ике ел элек Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка сабыйны тернәкләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ел ярым эчендә Мира "Балаларда көч" тернәкләндерү үзәгенә дәвалану алуга эләкте.
- Бу тернәкләндерү үзәгендә без өч тапкыр дәвалану үттек, хәзер ИПР буенча чират көтәбез. "Балаларда көч" дөрестән дә һәр балага шәхси комплекслы ярдәм күрсәтә, өстәвенә этаплап, адымлап. Без бернинди дәвалау күнекмәтләрен дә белми идек. Беренче тапкыр үзәктә дәваланып кайтканнан соң сабыебыз үрмәли башлады, хәзер исә тернәкләндерү курслары булышлыгы белән Мира тотынып йөри, ниндидер тавышлар чыгарырга маташа, кыскасы, сәламәт балалар кебек барысына да өйрәнергә тырыша, бу безнең өчен алга китеш - ул пирамидкалар җыя, шәмне өреп сүндерә, төсләрне аера, кашык белән үзе ашый-эчә, фикер йөртүе үсә. Компьютер артына утырып, нәрсәдер өйрәнмәкче була... Әти-әниләргә төшенкелеккә бирелеп яки оялып тормаска, балаларны җәмгыять тормышына яраклашырга өйрәтеп, алар белән даими шөгыльләнергә кирәк.
Мира әти-әнисе белән табибләргә кабаттан кабул итүгә килде, бу юлы аларга чираттагы тикшерүне районнан чыкмый гына, бушлай үтү мөмкин булды.
Саврушта яшәүче яшь ананы алты яшьлек кызы Милана белән кабул итүгә авыл табибе чакырган.
- Районда тикшерү үтүебезгә сөенеп туя алмыйм, безгә баш миенә диагноз ясау таләп ителгән иде, хәзер нәтиҗәсен көтәбез, - дип коридорда фикерләре белән бүлеште кызчыкның әнисе Роза. - Акцияне оештыручыларга рәхмәт, юлда йөрисе, талон аласы, бер ай алдан языласы һәм, иң мөһиме, барып-кайту, табибкә кабул итүгә акча тотасы юк. Монда хәтта чират та юк, бөтенесен дә билгеләнгән вакытта кабул итәләр.
Лилия К. ире белән сабыйларын кабул итүгә алып килгәннәр, алар баш миенә диагноз ясатып, неврологта кабул итү көттеләр.
- Безнең баланы Казанга алып барыр өчен финанс мөмкинлегебез юк - бүген сабыебызга диагноз куеп, дәвалау билгеләүләре безнең өчен зур шатлык. Безнең проблема шунда, баланың тән температурасы күтәрелгәндә, аны көзән җыяра. Бу бик куркыныч. Безнең балаларыбызга ярдәм итәргә килгән табибләргә рәхмәтебез чиксез.
Табибләр эшләгәндә оештыручылар поликлиникада волонтерлар эшен һәм пациентлар агымын күзәттеләр, беррәттән килеп туган мәсьәләләрне хәл иттеләр. Кабул итүгә килүчеләрнең күпчелеге районга табибләр "десантын" нәкъ менә аларның алып килгәнен аңлап та җиткермәгәндер мөгаен. Ә фонд җитәкчесен баласын кабул итүгә алып килгән әти ролендә кабул итәргә була иде.
- "Балаларда көч" фондын оештырган Адель Линар улы турында әйтеп китмичә булмый, ул үз сабыена ярдәм итеп, бешкаларның да балаларына ярдәм кулы суза, - дип фикерләре белән уртаклашты фондның социаль проектларын күзәтүче Нина Коваленко. - Үзе сөйләгәнчә, сабыена вакытында һәм дөрес диагноз куйган булсалар, бу бик зур нәтиҗә булган булыр иде. Вакыт узган икән, бала гомере буена бер үк диагноз белән калачак. Менә шуның өчен без команда белән районнар буенча йөрибез, балаларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итәр өчен Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге үзәкләрдә эш алып барабыз.
Табибләрнең күчмә бригадасы Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында булып, 150гә якын баланы тикшергән инде. Безнең районда табибләр 70 нәни пациентны карадылар, алар арасында сәламәтлекләре чикле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев