Сәламәтлек, хәерле юллар сезгә, йөртүчеләр!
Якшәмбе көнне меңләгән машина йөртүче-профессионал һәм гади автомобиль сөючеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Алар арасында Аксубай үзәк хастаханә машина йөртүчеләре дә бар. Штата алар тугыз кеше. Гомер кыл өстендә булган вакытта алар соңгы өмет. Юлдан борты кызыл полосалы һәм ялт-йолт итеп янып барган хәвеф сигналлы машина җилдереп үтеп китә икән, димәк, кемгәдер ашыгыч ярдәм кирәк. Ел башыннан алып ашыгыч ярдәм машинасы 6688 тапкыр чакыруга чыккан! Яңа коронавирус инфекциясенең беренче көннәреннән үк алар көчәйтелгән режимда эшли.
Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең эш сәгате еш очракта эш сәгате һәм эш сменасыннан тыш та дәвам итә. Чөнки алар район буенча чакыруларга чыгудан тыш, ковид белән чирләүчеләрне, экстрен авыруларны Чистайга һәм Казанга компьютер томографиясенә, госпитализациягә алып баралар.
Ашыгыч ярдәм йөртүчеләреннән тыш, район үзәк хастаханәсе шоферларына да шулай ук мөһим эш йөкләнгән. Алар анализлар ташыйлар – атнаның биш көнендә һәр көнне Казанга чыгып китәләр, кайчагында көнгә ике тапкыр юлга кузгалырга туры килә. Аларны өйдә дә борчылып көтәләр – кемнеңдер гомере аларга бәйле булган ке бек, үзләре дә югары куркынычлылык зонасында – яңа коронавирус инфекциясе аларның күбесен читләтеп узмады. Гәрчә, саклагыч костюмнардан алып салонны йогышсызландыруга кадәр, инструкция буенча барлык саклану чараларын үтәсәләр дә.
Аксубай район хастаханәсе механигы Валерий Хамәтнуров билгеләп үткәнчә, аларның коллективында – үз һөнәрләренә тугры булган иң ышанычлы йөртүчеләр, район үзәк хастаханәсе шоферлары арасында кадрлар агымы юк. Владимир Романов ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып – 41 ел, Анатолий Беляков – 36 ел, Василий Краснов 30 елдан артык эшләүләре турында әйттеләр.
Ышанычлы машина йөртүчеләр арасында Андрей Сухалов, Виталий Алексеев, Сергей Михеев, Михаил Яковлев, Алексей Сапожников, Евгений Захаров, Артем Крайнов, Рөстәм Гилманов та бар.
Машина йөртүчеләрне эш урынында бары иртә белән генә тотып була, алай да барысын да түгел әле – кемдер чакыру буенча киткән, кемдер сменасын тәмамлаган, кемдер авырый. Һөнәри бәйрәм көнне дә алар янә чакыруларга чыгып китәчәк, чөнки аларны авырулар көтә. Хәерле, имин юллар, сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев