Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Районны электр энергиясе белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итәләр

Район электр челтәрләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Теләсә кайсы кулланучы электр энергиясенә шулкадәр күнеккән ки, ул барда аны сизми дә хәтта. Бары тик, ниндидер сәбәпләр аркасында кыска вакытка өзеп торган бик сирәк очракларда гына аны бәяли ала. Район электр челтәрләре хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе эшлиләр һәм предприятиеләрне, учреждениеләрне электр белән өзлексез тәэмин итү, гражданнарның өйләрендә яктылык һәм җылылык булдыру өчен бөтен көчләрен куялар.

Энергетик һөнәре – белем дә, белгечлек буенча осталык та, кыюлык та таләп ителә торган катлаулы хезмәт. Аларга еш кына операцияләрне 20 һәм аннан күбрәк метр биеклектә, күтәрткечтә басып башкарырга туры килә.

– Безнең предприятие вакыт таләпләре буенча эшли, – дип сөйли район электр челтәрләре җитәкчесе Николай Телешев. – Коллектив үз бурычын югары дәрәҗәдә башкара, район электр челтәрләренең ышанычлылыгын тәэмин итә.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, предприятие эшчәнлеге уңышы нигезендә һәр бүлекчә белгечләренең һөнәри осталыгы бар.

Ел дәвамында энергетиклар киеренке һәм нәтиҗәле хезмәт куйдылар. Бүлгеч челтәрләрдә үзгәртеп корулар үткәрделәр, бу электр белән тәэмин итү сыйфатын шактый яхшыртты. ВЛ (һава линияләре) объектларына 14,2 миллион сум акча тотылган – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 0,4кВ, Иске Ильдерякта ВЛ-0,4кВ, Мюд торак пунктында ВЛ-0,4кВ.

Аксубай һәм Тимошкино подстанцияләрендә ВЛ 10 кВ, Пионер поселогында ВЛ 0,4кВ, Яңа Кармәттә ВЛ-0,4кВ объектларын капиталь ремонтлауга 9,9 миллион сум акча тотылган.

КТПга (комплектлы трансформатор подстанцияләре) һәм һава линияләренә техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр уңышлы башкарылган. Шулай ук предприятие электр белән тәэмин итү системасына яңа технологияләр кертүне – линияләрне автоматлаштыру, «акыллы исәпләгечләр» урнаштыру буенча программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Аксубай энергетиклары Чистай электр челтәрләре системасы эшен камилләштерүгә зур өлеш кертәләр. Алар филиал буенча һөнәри ярышларда елдан-ел призлы урыннар яулыйлар.

Энергетиклар көне алдыннан район электр челтәрләре җитәкчесе предприятиенең алдынгы белгечләренә мактау сүзләре белдерде. Өлкән мастер Артем Николаев, мастер Игорь Пименов, Дмитрий Матюшкин җитәкчелегендәге бригадалар адресына игелекле сүзләр җиткерде. Электр белән тәэмин итү тармагында 30 елдан артык хезмәт куючы иң тәҗрибәле хезмәткәрләр – Владимир Федоровны, Сергей Рябовны, Виталий Капитоновны билгеләп үтте.

Шулай ук электромонтерлар Александр Савельев, Евгений Безруков, Антон Убейкин, Евгений Степанов, Нияз Хамитвәлиев, Димитрий Митрофанов, Александр Ратников, Алексей Ярославлев, Илнур Сабиров, контролерлар Ислам Ганиев, Константин Трофимов, Илдар Сафиуллин, Ләйсән Исламова һәм Александр Мясников җитәкчелегендә оператив төркем хезмәткәрләрен чын профессионаллар буларак билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев