Иртәгә безнең хезмәттәшебез - район гәзите хәбәрчесе Зинаида Леонтьева үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Яраткан гәзитенә ул 37 ел гомерен багышлады. 17 яшьлек кыз хезмәтен чуаш дубляж гәзитендә корректор булып эшләүдән башлый. Биш ел эшләгәннән соң аны рус бүлегенә - хәбәрче, аннан соң җаваплы сәркәтип урынбасары итеп күчерәләр. 1985 елда, эш...
Иртәгә безнең хезмәттәшебез - район гәзите хәбәрчесе Зинаида Леонтьева үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Яраткан гәзитенә ул 37 ел гомерен багышлады. 17 яшьлек кыз хезмәтен чуаш дубляж гәзитендә корректор булып эшләүдән башлый. Биш ел эшләгәннән соң аны рус бүлегенә - хәбәрче, аннан соң җаваплы сәркәтип урынбасары итеп күчерәләр. 1985 елда, эш тәҗрибәсе туплап, ул КДУның журналистика факультетына укырга керә. Һәм менә кырык елга якын ул үзенең күңеле, йөрәге аша үткәреп, районның барлык тармаклары эшчәнлеген яктыртып, аның тарихын яза. Аны чын-чынлап каләм остасы дияргә була.
Әтиләре сугыш ветераны, очучы-сынаучы, партия әгъзасы һәм бик тә гыйлемле кеше булган Леонтьевлар гаиләсендә китапларга, гәзит-журналларга аерым мөнәсәбәт булган. Район гәзите, "Советская Татария" һәм башка басмалар аерым төпләнмәләрдә сакланган.
- Гәзитләрне бер генә хәрефне дә төшереп калдырмыйча укый идек, аларны төпләү - минем изге бурычым булды, - дип искә ала Зинаида Ильинична. - Гәзит битләреннән кызыклы мәкаләләрне табу, фотоларны карау миңа бик тә ошый иде. Безнең гаиләдә һәрвакыт фотографияләр, радиоэлектроника белән шөгыльләнделәр, бик күп укый идек. Мин үзем фантастиканы яраттым, мәктәпнең китап фондын укып чыкканннан соң күрше авыл китапханәсенең даими китап укучысы булдым....
Шулай да нечкә күңелле иҗади шәхес булып китүдә Зинаидага туган төбәгенең искитмәле табигате ярдәм иткәндер мөгаен. Ул урман эчендә утырган Заря поселогында дөньяга килгән һәм бүген дә ул үзенең кече ватанына тугры һәм гашыйк - авылга тизгә генә кайткан арада да ул наратлыкка барып, аның һавасын күкрәк тутырып суларга, әлбәттә инде, челтерәп аккан көмеш чишмә суын туйганчы эчәргә өлгерә. Үсмер чагында - шигырьләр, ә соңрак хикәяләр язу теләге нәкъ менә монда туган.
Бөтен эш тә - яхшы, диләр бит. Журналист булыр өчен - һөнәрне үзләштерү генә аз, ул синең тормыш образың булырга тиеш. Барысын да белергә, өйрәнергә, эшчәнлекнең барлык тармакларын да үзләштерергә кирәк. Һәр журналистның эштә үз юнәлеше. Зинаида Ильинична авыл хуҗалыгын яктырта - елның теләсә кайсы вакытында һәм һава торышының нинди булуына карамастан аның кабинетында җылы өс киеме һәм резина итекләр - бу мобильле булу өчен кирәк (әлбәттә инде, үзең белән мобильле телефон яки планшет йөртү дигән сүз түгел). Бүген ул - терлекчелек комплексында, иртәгә ындыр табагына барырга мөмкин. Беренче карашка кызык булып күренмәгән эш юнәлешендә дә, фермадан яки басудан кайткач, уңай тәэсирләр белән уртаклашырга тырыша. Һәм аның мәкаләләрендә төп образ булып кешеләр тора. 2017 елда массакүләм гаммәви чараларда урак батырларын иң яхшы яктыртучы буларак Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Диплом һәм премиягә очраклы гына лаек булмады ул. Зинаида Ильиничнаның башка бүләкләре һәм грамоталары да аз түгел, шулар арасында халык исәбен алган өчен медаль (исәпкә алу барышын актив яктырткан өчен), юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаган өчен - Татарстан ЮХИДИсыннан, каләм остасы буларак намуслы хезмәте өчен "ТАТМЕДИА" АҖ төп предприятиесеннән тапшырылган грамоталар.
Юбиляр үзе сөйләгәнчә, 37 ел эшләү дәверендә тупланган бүләкләр, грамоталар, медальләр - аның өчен иң мөһиме түгел. Иң мөһиме син язган мәкаләләр халыкка барып җитсен, кешеләр аларны яратып укысыннар. Зинаида Леонтьеваны гәзит укучылар яраталар, ихтирам итәләр.
Иҗат кешеләрен бәхетле кешеләр дип әйтәсе килә. Күп очракта аларның һөнәре акча эшләү чыганагы булудан туктый. Зинаида Ильинична өчен журналист һөнәре - ул тормыш мәгънәсе. - Үземне һич кенә дә башка һөнәр иясе итеп күз алдыма китерә алмыйм, - дип сөйли юбиляр. - Журналист булу, димәк, һәрдаим төрле кешеләр, үз эшләренең осталары белән күрешү, аралашу, алар тормышындагы ниндидер кичерешләр, хис-тойгыларны үзеңнең йөрәгең аша үткәрү.
Балалары - Андрей һәм Аннаны, безнең хезмәткәрләрнең күпчелегенә хас булганча, редакциядә үстеләр дияргә була. Әниләренең күкрәк сөте белән бергә алар иҗади мохитне дә үзләренә сеңдерделәр. Андрей - рәссам-оста, Анна - Мәдәният академиясе студенткасы, шигырьләр яза. Зинаида Ильинична үзе исә балаларга тәрбия бирүдә хезмәттәшләренә өлге булып тора. Ул сәламәт яшәү рәвешен үз итә, бассейнга йөри, чаңгы, җиңел атлетика марафоннарында катнаша һәм призлы урыннарны яулый. Чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә, ул игелекле, саф күңелле кеше, хайваннарны бик ярата, алар турында да кайгыртырга онытмый. Аңа серләреңне курыкмыйча сөйләргә, киңәш сорарга, аның ярдәменә таянырга була.
Нет комментариев