Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Казанышларны тану

Район Советы утырышы ахырында районның төрле тармакларындагы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

Район башлыгы Камил Гилманов озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә өлеш керткәне өчен район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марс Дәүләтшинга ТР Президентының Рәхмәтен тапшырды. Шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖ филиалы директоры Газыйм Шәрәповка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.

«Аксу Агро» АФ ҖЧҖ башкарма директоры Игорь Шугаев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына, район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлек һәм методик-мәгълүмат эше бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Николаевага ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

«ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән Кәкре Күл авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Валентина Тимофеева бүләкләнде.

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең партия төзелешендә һәм гомумпартия чараларын уздыруда актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары белән Николай Еграшкин, Роза Саттарова билгеләп үтелде.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре һәм район учреждениеләрен 2022-2023 елларның җылыту сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, мәгариф бүлегенең технологияләр һәм белем бирү процессының куркынычсызлык физкультура-эстетик үсеше буенча методисты Фәндәс Вәлиуллин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте, һөнәри бурычларын үрнәк итеп башкаруы өчен һәм Икътисадчы көне уңаеннан район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Физалия Нурмиева Район башлыгының Рәхмәт хатын алды.

Намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен 2022-2023 елларның җылыту сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен Аксубай район үзәк хастаханәсенең хуҗалык өлеше буенча баш табиб урынбасары Әхтәм Насретдиновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, җәмәгать эшчәнлеге һәм район территориясендә социаль әһәмиятле чараларны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Шәүкәт Нургалиев бүләкләнде.

Актив җәмәгать эшчәнлеге, халыкның актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтүе, үз эшчәнлеге өлкәсендә инициатива һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясен төзекләндерү эшләрен башкаруда күрсәтелгән ярдәме өчен шәхси эшмәкәр Евгений Казаков район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев