Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Канунның көче – аны үтәүдә

Суд приставларының эшендә бу - төп принцип. Кызганыч, факт факт булып кала - кешеләр бурычларны вакытында кайтарырга, алиментларны түләргә, банкларга кредитларны капларга ашыкмыйлар. Әҗәтле һәм бурычны кайтартырга теләүче арасындагы бу чылбырда суд карарыннан соң суд приставлары төп буын булып кала. Һәм алар суд карарын үтәргә тиеш. Суд приставларының Аксубай бүлегендә...

Суд приставларының эшендә бу - төп принцип.

Кызганыч, факт факт булып кала - кешеләр бурычларны вакытында кайтарырга, алиментларны түләргә, банкларга кредитларны капларга ашыкмыйлар. Әҗәтле һәм бурычны кайтартырга теләүче арасындагы бу чылбырда суд карарыннан соң суд приставлары төп буын булып кала. Һәм алар суд карарын үтәргә тиеш.
Суд приставларының Аксубай бүлегендә 10 хезмәткәр эшли. Бүлек штатында - өлкән суд приставы, 3 суд приставы-башкаручы, суд эшчәнлегендә тиешле кагыйдәләрне саклау буенча 5 суд приставы, бер белгеч һәм машина йөртүче.
- Безнең бурыч - оешмага яки гражданинга тиешле булган әҗәтне кайтарту. Бүлек Суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе кушкан барлык планлы күрсәткечләрне дә үти. Әҗәтен явыз ният белән түләргә теләмәгән кешеләргә карата суд карары нигезендә Россия чикләренә чыгуга юлны ябабыз. Чит ил гражданнары да Россия территориясендә озак яши алмыйлар, - дип сөйли бүлек җитәкчесе-өлкән суд приставы Михаил Вьюгин.
Суд эшчәнлеге дә суд приставларына бәйле - суд приставлары суд тәртибен тәэмин итүне, судка килмәгән гражданнарны үзвакытында китерүне гамәлгә ашыралар. Суд приставлары-башкаручыларына ирекле рәвештә килергә теләмәүче затлар белән дә эшлиләр алар.
Соңгы елларда суд приставларына суд карарларын башкаруга бәйле күләмле эш йөкләнде. Хәзерге вакытта 4400 башкарма производство үтәлүгә алынган. Төрле нигезләр буенча 4000 башкарма производствоны үтәү төгәлләнгән, фактик башкаруда 3400 эш бар. Быел Суд приставларының Федераль хезмәт идарәсенең Аксубай бүлеге төрле дәрәҗәдәге бюджетларны 6,5 миллион сумга тулыландырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев