"Аксубай" ҖЧҖ агрофирмасының "Луч" бүлеге механизаторы Николай Абросимов "ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Николай Ванцентьевич механизаторлык эшенә 42 ел гомерен багышлаган.
Мәктәп эскәмиясеннән авыл хуҗалыгында төрле эшләрне эшли башлый. Читтә бәхет эзләп йөрми, Куйбышев исемендәге колхозга эшкә урнаша. Аннары - армиядә хезмәт итә. Ватан алдындагы...
"Аксубай" ҖЧҖ агрофирмасының "Луч" бүлеге механизаторы Николай Абросимов "ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Николай Ванцентьевич механизаторлык эшенә 42 ел гомерен багышлаган.
Мәктәп эскәмиясеннән авыл хуҗалыгында төрле эшләрне эшли башлый. Читтә бәхет эзләп йөрми, Куйбышев исемендәге колхозга эшкә урнаша. Аннары - армиядә хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп туган ягына әйләнеп кайта һәм аны элеккеге урынына теләп алалар. Чөнки тырыш һәм хезмәт сөючән хезмәткәрләр бик кирәк. Монда тракторчы белгечлеген ала. Шул вакыттан бирле тракторда эшли - сөрә, чәчә, вакыт җитте исә комбайнга күчеп утыра. Ул эшләгән дәвердә авыл хуҗалыгы предприятисендә күп үзгәрешләр була, инвесторлар алышына. Әмма, чын хезмәтчән буларак, Николай Ванцентьевич үз һөнәренә, авылына тугры кала.
- Николай Ванцентьевич җаваплы, оста хезмәткәр, - дип сөйли аның турында "Аксубай" агрофирмасы җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Ул югары нәтиҗәлелек белән хезмәт куя, һәм, әлбәттә инде, бу мактаулы исемгә лаек.
2016 елда К-700 тракторында аның еллык эшләнеше 5934 гектарны тәшкил иткән, сенаж һәм силос тыгызлауда 31087 тонна эшләгән. Бу - агрофирма буенча иң югары нәтиҗәләрнең берсе. Районда эш нәтиҗәләре буенча берничә тапкыр призлы урыннар яулаган, кыйммәтле бүләкләр иясе булган. Николай Абросимовның югары нәтиҗәлелеге, һөнәри осталыгы, батырлыгы "Аксубай" агрофирмасыннан Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.
Агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә дә Николай Абросимовның эше уңышлы булды - 2,5 меңнән артык бөртекле культуралар суктырды. Бу - агрофирма буенча иң югары күрсәткеч. Авылдашлары сөйләвенчә, Николай Ванцентьевич игътибарлы гаилә кешесе. Тормыш иптәше белән өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Улы әтисе сукмагыннан киткән - механизатор һөнәрен сайлаган.
- Эш җиңелләрдән түгел, әлбәттә, - дип сөйли Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы. - Эш күп, утырып торырга вакыт та юк. Хәзер комбайннарны саклауга кую белән мәшгуль, аннары тагын трактор артына утырабыз.
Бу югары исемне анарга Авыл хуҗалыгы һәм эшкертү сәнәгате хезмәткәре көн уңаеннан үткәрелгән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Механизатор үзенең хисләре белән дә уртаклашты:
- Барысы да тантаналы, дулкынландыргыч иде. "Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", билгесен тапшырып, республика Президенты җылы котлады һәм уңышлар теләде. Җиң сызганып алга таба эшлибез.
Нет комментариев