Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Ел әйләнәсе фидакарь хезмәт куя

«Актай» АПКда склад һәм ферма мөдире булып Светлана Золина егерме елдан артык уңышлы эшли.

Тик, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул авыл хуҗалыгы тармагына бәйләнеше булмаган белгечлекне – башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен алган була. Әмма, мәктәптә бер-ике ел – декрет ялына кадәр генә эшли. Ире белән Аксубайга күченеп килгәч, һөнәрен алмаштыра. Башта ындыр табагында, фермада эшли. Аннары техникумда авыл хуҗалыгы терлекләренә беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча курслар уза. Аңа иң җаваплы участокларны тапшыралар һәм ул җитәкчеләр ышанычын үзенең тырыш хезмәте белән аклый.

– Светлана Петровна – үз эшенә бөтен күңелен биргән кеше, – дип билгеләп үтте «Актай» АПК директоры Ришат Сруретдинов. – Үсемлекчелек буенча да, терлекчелек буенча да ул тулы, төгәл мәгълүматларга ия. Белгеч буларак, предприятие үсеше буенча бик күп эш башкара.

Склад һәм ферма мөдире вазыйфасында аңа ел әйләнәсендә тырышып эшләргә туры килә – үсемлекләрне саклау буенча препаратларны, ашламаларны, маллар өчен азыкны кабул итәргә һәм җибәрергә, авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге уңышлы алга барсын өчен бик күп йөкләмәләрне үтәргә туры килә.

– Мин яз көне дөньяга аваз салган кеше, елның җылы фасылында эшләргә яратам, – ди Светлана Петровна. – Җәен – хәрәкәт зур, барасына да өлгерәсең, кышын – күпкә кыенрак – иртә караңгы төшә, максималь нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге юк. Яз килүенә шатланам, чөнки иң яхшысы – алда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев