Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай ягы баласы

"Татнефтепром-Зүзәйнефть" АҖ генераль директоры, техник фәннәр докторы, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Шамил Яһудин үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтте. Безнең Аксубай районы белән Шамил Габделхәй улын ул җитәкләгән нефть табу компаниясенең район территориясендә эш алып баруы гына бәйләми. Аны Аксубай ягы баласы дип атарга була - ул...

"Татнефтепром-Зүзәйнефть" АҖ генераль директоры, техник фәннәр докторы, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Шамил Яһудин үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтте.

Безнең Аксубай районы белән Шамил Габделхәй улын ул җитәкләгән нефть табу компаниясенең район территориясендә эш алып баруы гына бәйләми. Аны Аксубай ягы баласы дип атарга була - ул Яңа Ибрай авылында туган. Баштан Яңа Ибрай мәктәбен, аннары Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаган. Һәм хезмәт юлы "Дуслык" колхозында тракторчы һөнәреннән башлануы белән горурлана. Нурлат разведка-бораулау эшләре идарәсенең автотрактор цехында механик, комсомол оешмасы секретаре булып эшли, "Татнефть" берләшмәсенең Нурлат битум заводына җитәкчелек итә. 1985 елда Шамил Яһудинны "Нурлатнефть" НГДУда биналарга һәм корылмаларга капиталь ремонт цехына җитәкче итеп билгелиләр. Аннан соң яңа вазифа - "Зүзәйнефть" НГДУ генераль директоры-җитәкчесе урынбасары. 1999 елның февраль аеннан ул "Татнефтепром-Зүзәйнефть" белән җитәкчелек итә башлый. Авыр нефть бизнесы юллары белән 20 ел эчендә алып барылган, күп кризислар үткән җитди нефть компаниясен Шамил Габделхай улының казанышы дип тә әйтергә була. Бүген "Татнефтепром-Зүзәйнефть" - Татарстанда иң алдынгы нефть компанияләренең берсе.
2014 елның сентябрь аеннан Шамил Яһудин бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы. Ул экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте Комиссиясе составына керә.
Шамил Габделхәй улының күпсанлы бүләкләре дә бар - ул РФ Минтопэнергоның Атказанган хезмәткәре, ТРның Атказанган төзүчесе, РФ Минтоэнергоның Мактаулы нефтьчысы исемнәренә лаек.
Шуның белән бергә ул кешеләргә, сайлаучыларга ачык. Ә әтисе Габдехәй Яһудин - ТР, РФ авыл хуҗалыгының Атказанган хезмәткәре, орден иясе, һәм әнисе Сәрвәрия Яһудина - ТР һәм РФнең Атказанган укытучысы, орден иясе, анарда туган ягына мәхәббәт тәрбияләгәннәр, шуңа күрә ул барыннан да күбрәк үзенең кече Ватанын ярата.
Шамил Яһудин аны шәхес һәм җитәкче буларак үстергән Нурлат районына да, туган ягы Аксубайга да бер үк җылы мөнәсәбәттә.
- Кеше үзенең ата-бабаларын белмичә яши, йөрәгендә туган ягына мәхәббәт булмаса нинди дә булса файдалы һәм кирәкле нәрсәләргә ирешә алмый. Әгәр минем туган җиремдә барысы да яхшы икән, мин үземне бәхетле кеше итеп хис итә алам, - дип саный Шамил Габделхәй улы.
Аның сүзләре эшләренә һәрвакыт туры килә. Ул җитәкләгән предприятиенең базасы урнашкан Мамык авылында аның шәхси катнашында табиб амбулаториясе, балалар бакчасы, сату комплексы, ашханә, мәдәният йорты, православе гыйбадәт йорты, мәчет төзелде. Безнең район өчен эшләгән игелекле эшләре дә санап бетергесез.
- Шамил Габделхәй улы безнең район халкын үзенең сайлаучылары итеп кенә түгел, ә яхшы якташлары итеп саный, - дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. - Ул татар булса да, чуаш телендә дә аралаша ала, чөнки Иске Тимошкино авылы мәктәбендә белем алган. Һәм якташларына ул һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Һәр ел саен районга хәйрия ярдәме, мәчетләргә һәм чиркәүләргә иганәчелек ярдәме күрсәтә, социаль мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын, чишмәләрне капиталь төзекләндерүдә ярдәм итә, массакүләм милли һәм мәдәни бәйрәмнәрне үткәрүдә иганәче була. Сүзләре эшләре белән һәрвакыт тәңгәл килә. Үз исемемнән һәм безнең күп милләтле район халкы исеменнән Сезгә, Шамил Габделхәй улы, исәнлек, гаилә бәхете, иминлек һәм сезнең компаниягезнең алга таба да шулай тотрыклы үсеш алуын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев