Аксубай ветеринары сыерларда тояклар проблемасын уңышлы “хәл иткән”
«АГРОВОЛГА -2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария-ортопеды» республика бәйгесендә Аксубай районы вәкиле Фиркат Шиһапов лаеклы чыгыш ясады.
Әлеге бәйге Россиядә беренче тапкыр узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярышлар ике этапта узды. Беренче өлештә ветеринарлар тояк макетларында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, икенчесендә сыерларның тояк белән бәйле проблемаларын хәл итү буенча вакытка ярыштылар. Район вәкиле барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыкты. Мөгезле эре терлекнең тояк проблемалары аңа аңлаешлы – һөнәри практикада да аның белән еш очрашырга туры килә.
–Фиркат Шиһапов – менә дигән белгеч, – дип билгеләп үтте районның баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин. – Ул хайваннарны дәвалау буенча зур тәҗрибәгә ия. Ветеринария берләшмәсендә алты елдан артык эшли. Моңа кадәр дә терлекчелектә хезмәт куйган.
Бәйгедә катнашкан өчен район вәкиле сертификат алды.
Фото: Аксубай ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев