Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай педагогына физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бүләк тапшырылды

Спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Геннадий Леонтьев Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бөтенроссия физкультурачылар көне алдыннан Аксубай районының физкультура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләделәр. Бу көнне лаеклы бүләкне спорт мәктәбе тренеры Геннадий Леонтьев та алды.

Районда танылган спорт ветераны, Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Геннадий Леонтьев – 50 елга якын балалар укыта. Үз гомерендә ул ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән.

Үз эшен яратучы физик культура укытучысы, тренер-укытучы сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә, тәрбияләнүчеләренә хәрәкәткә һәм спорт белән шөгыльләнүгә мәхәббәт тәрбияли. Хәтта бүген дә, пенсия яшендә булуына карамастан, эшләвен дәвам итә – яшь буынны йөзәргә, көрәшергә һәм җиңәргә өйрәтә.

– Спорт белән малай чагымда ук мавыга идем, сәламәт яшәү рәвеше алып бардым. Җәен җиңел атлетика белән шөгыльләндем, ә кышын чаңгыда шудым. Спортка мәхәббәт минем белән бер юлдан атлады, ә хәзер мин аны яшьләргә сеңдерергә тырышам, – дип уртаклашты Геннадий Леонтьев. – Әлегә көч һәм мөмкинлекләр барда балалар белән шөгыльләнүне дәвам итәм, аларны үзем белгәннәргә өйрәтәм, шулай ук үз тәҗрибәмне яшь тренерлар белән уртаклашам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев