Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубайның «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте

Социаль хезмәткәр көнендә Аксубай комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы хезмәткәрләре район башлыгыннан да котлаулар кабул иттеләр.

Социаль учреждение штатында бүген 90 кеше эшли, алар карамагында 290 тәрбияләнүче бар, Үзәкнең стационар-тернәкләнү бүлегендә сменалап 21 кеше ял итә, бер ел эчендә стационарда 500 кеше ял иткән.

«Нежность» коллективы бәйрәмне кафеда мул табын артында билгеләп үтте. Монда котлау, хезмәт өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

– Эшкә килгәч, сездә бу минем һөнәремме икән, дигән сорау тугандыр. Безнең өлкәдә очраклы кешеләр озак тормый. Социаль хезмәткәр булуыбыз белән горурланабыз. Без кешеләргә кирәк, без кешеләр өчен бик мөһим, без – игелек кылучылар. Бу яхшылыкны без әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт, барыгызга да хезмәттә, тормышта уңышлар телим, – дип теләде «Нежность» КЦСОН директоры Танзилә Габдрахманова.

«Нежность» коллективын район башлыгы Камил Гилманов һәм халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Зайцева котладылар.

Район башлыгы социаль хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның һөнәрләрендә иң мөһиме – ихласлык һәм игелеклелек, дип билгеләп үтте.

Ул Үзәк хезмәткәрләренә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында III урын өчен дипломга медицина хезмәткәре Александр Павлов лаек булды, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән хезмәткәрләр Гөлия Муллагалиева һәм Фәния Хисмәтуллина бүләкләнде.

Елена Зайцева, хезмәттәшләрен котлап, бәхетнең хезмәттә булуын ассызыклады. Һәм социаль өлкәдә эшләүчеләр, нигездә, үз һөнәрләрен сайлыйлар, аның белән яшиләр һәм, чыннан да, бәхетлеләр дә.

Елена Сергеевна үзәкнең иң яхшы хезмәткәрләре Дамир Хәмитовка, Ирина Паненкога – Мактау грамоталары, Марат Фәтхуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.

«Нежность» КЦСОН директорының Мактау грамоталарына Александр Павлов, Рәхмәт хатларына Зөлфирә Ислямова, Энҗе Рәхимова, Надежда Пенькова лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев