Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубайда медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара һәм һөнәрдә иң яхшыларга бүләкләр тапшыру мул өстәлләр артында узды.

Аксубай район үзәк хастаханәсе коллективын район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.

– Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Медицина хезмәткәренең хезмәте даими үсеш, укуны таләп итә, чөнки яңа дәвалау ысуллары, дарулар, җиһазлар барлыкка килә. Көн саен сез кешенең төп тормыш кыйммәтләрен саклыйсыз – бу тормыш, сәламәтлек һәм сабыйның дөньяга килүе. Сезнең хезмәт кешеләргә актив тормышка кайтырга, үз- үзләренә ышаныч алырга, ә кайвакыт тормышны яңадан башларга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте ул медикларга котлау юлламасында.

Станислав Зайцев район башлыгының Мактау грамоталары белән баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Әхтәм Насретдиновны, табиб Владислав Конновны, шәфкать туташлары Галия Сафинаны, Сирень Сәйфетдинованы, Рәмзия Төхвәтуллинаны бүләкләде.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов хезмәттәшләренә хезмәтләре өчен игелекле сүзләр әйтте.

– Аксубай районы халкының сәламәтлеге хакына хезмәт иткән өчен рәхмәт, – диде ул үз кул астындагыларга.

Рәхмәт сүзләре белән бергә «Аксубай РҮХ» ГУАЗ Мактау грамоталарын тапшырды. Мактау грамоталарына офтальмология кабинетының шәфкать туташы Ольга Уткина, бала тудыру бүлеге акушеркасы Миләүшә Сафиуллина, фельдшер-лаборант Валентина Ижутова, ашыгыч ярдәм фельдшеры Владимир Александров, хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Роза Нигъмәтуллина, стоматология бүлеге шәфкать туташы Гөлнара Миңнегулова, Урмандеево ФАП мөдире Алевтина Карпухина, операцион шәфкать туташы Галина Ильина, медицина регистраторы Надежда Иванова лаек булдылар.

Күп кенә медицина хезмәткәрләре район хастаханәсе җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев