Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай урманчысына Урман хуҗалыгы министрлыгы грамотасы тапшырылды

Татарстан Урман хуҗалыгы министры бүләгенә Аксубай участок урманчылыгының урман мастеры Николай Иванов лаек булды.

Бүләкне ул урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кулыннан Урман хезмәткәрләре көненә багышланган республика бәйрәмендә алды.

Николай Павлович гомеренең 17 елын урман хуҗалыгына багышлаган. Ул, урманчы һөнәре серләрен өйрәнеп һәм улы Сергейда да урман эшенә мәхәббәт тәрбияләп, ун ел урман кисүче булып эшләгән. Сергей Иванов быел Лубян урман-техник көллиятен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган һәм «Аксубай урманчылыгы» ДКУда урман культуралары инженеры булып эшли.

–Ивановлар районның урман хуҗалыгы тармагы оешкан елларда барлык килгән бик күп династияләрнең күркәм традицияләрен дәвам итүчеләр булырлар дип ышанасы килә. Николай Павлович – җаваплы, башкаручан хезмәткәр, Сергей да әтисеннән калышмас, – дип шәрехләде Аксубай урманчылыгы җитәкче урманчысы Андрей Ильмухин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев