Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай районы социаль өлкә хезмәткәрләре ведомство бүләкләренә лаек булдылар

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә район социаль яклау өлкәсенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм район башлыгы Камил Гилманов күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан «Нежность» КЦСОН бүлеге мөдире Ләйлә Васильевага, социаль хезмәткәрләр Валентина Еремеевага, Сиринә Хамәтгатинага, «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Энҗе Мәрдиева һәм бу учреждениенең педагог-психологы Юлия Мишинага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Хыял» приютында социалҗ белгеч булып эшләүче Гөлназ Сафина һөнәренә тугрылык өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

«Нежность» КЦСОН үзәге белгече Наталья Зюзина, социаль хезмәткәр Фәнүзә Каюмова, Мәшгульлек үзәге машина йөртүчесе Альберт Убейкин, Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Камышева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район башлыгының Мактау грамотасына «Хыял» социаль приюты кастеляншасы Надежда Харитонова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев