Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай район үзәк хастаханәсе табибын Татарстанның хәрби комиссары грамотасы белән бүләкләделәр

Табиб-отоларинголог Валентина Чернышева көзге чакырылыш кампаниясен үткәрүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин имзалаган бүләкне табибка район башлыгы Камил Гилманов һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов тапшырдылар.

Хәрби комиссар Аксубай район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә һәм табибларына тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Табиблар һәр чакырылыш кампаниясен уздыруга зур өлеш кертәләр, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев