Аксубай комбайнчысы республикада иң яхшыларның берсе булды
Урып-җыю нәтиҗәләре буенча Аксубай районыннан 12 комбайнчы республика бүләкләренә лаек булдылар.
Узган ел районның үсемлекчелек тармагы өчен нәтиҗәле булды. Бөртекле культуралар уңышы гектарыннан 39,6 центнер тәшкил итте. Район игенчеләре комбайнчыларның республика конкурсында җиңүчеләр арасында булдылар.
Алар арасында – «Аксу Агро» ҖЧҖдән механизаторы Җәүдәт Сафиуллин да бар. Ул игенчелек эшенә 35 ел гомерен багышлаган. Урып-җыю эшләре барышында ашлык суктыру буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен район җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнде.
2022 елгы урып-җыю нәтиҗәләре буенча Җәүдәт Сафиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сертификатына һәм медаленә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев