Аксубай комбайнчылары югары күрсәткечләр өчен бүләк алдылар
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай комбайнчылары югары күрсәткечләр өчен бүләк алдылар

Бүген «Волга-Селект» ҖЧҖ территориясендә икенче ункөнлек йомгаклары буенча урак алдынгыларын бүләкләү булды.

Бөртекле культураларны урып-җыюда иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар арасында – «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары Инсаф Сөләйманов һәм Анатолий Петров. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов игенчеләрне хезмәт уңышлары белән котлады, район башлыгының Мактау грамоталарын һәм премияләр тапшырды.

– Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул, комбайнчыларга бүләкләр тапшырганда. – Тагын да уңышлар һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауны телим.


Нет комментариев