Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай игенчесенә хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен яшьлек киртә түгел

«Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Мәүлет Закиров 2022 елгы урып-җыю кампаниясендә комбайнчыларның республика бәйгесендә җиңүче булды.

Бер сезонда ул 1360 гектардан артык бөртекле культуралар чаптырды. Һөнәрне ул Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә үзләштерә. Хәтта заводта эшләргә дә өлгергән, әмма туган районына кайтырга һәм җирдә эшләргә карар иткән. 

– Мәүлет Закиров – яшь игенче, безнең хуҗалыкта өч ел эшли. Бу вакыт эчендә ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов. – Ул бик тырыш, башкаручан, теләсә нинди йөкләмәне намус белән үти. Язын «Туман» сиптергечендә беренче булып басуга чыга – көзге чәчүлекләргә ашлама кертә. Аннары – чаптыруда, туфрак йомшартуда эшли. Һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куя. 

«Волга Селект» ҖЧҖдә өченче урып-җыю сезоны яшь комбаөнчыга һөнәри казаныш алып килде. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аның 2022 елгы урып-җыю сезонын уңышлы тәмамлауга керткән өлешен лаеклы бәяләделәр. Маулет медаль һәм бәйге җиңүчесе сертификатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев