Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай игенчесе республикада да иң яхшылар арасында

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Алексей Кудряшов «Иң яхшы комбайнчы – 2022» республика конкурсында җиңүчеләр арасында

Бу игенченең бердәнбер профессиональ җиңүе түгел. Утыз ел механизатор булып эшләгән чорда, хезмәттәге казанышлары өчен ул район, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән. Авыл хуҗалыгы эшләре сезонында Алексей Кудряшов ашлама кертүдән алып, урып-җыю эшләрен тәмамлаганчыга кадәр төрле эшләрне башкара.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аны намуслы, башкаручан, үз эшенең чын остасы буларак характерлый.

Урып-җыю буенча югары күрсәткечкә ирешкән Алексей Кудряшов 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сертификатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев