2022 елгы урып-җыю кампаниясе барышында игеннәрне чаптыруда республика сайлап алу бәйгесендә җиңүче 12 комбайнчы арасында Зиннур Минхәйдәров тә бар.
Ул комбайнында урып-җыю сезонында 1600 гектардан артык бөртекле культуралар чаптырган.
Зиннур Минхәйдәров узган елда да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелгән иде. 2022 елгы урып-җыю кампаниясе өчен дә медальгә һәм республика ведомствосы сертификатына лаек булды.
Фидакарь хезмәт кую – аның өчен гадәти эш, ул шулай эшләргә күнеккән. Аның игенчелектә зур тәҗрибәсе бар, техниканы яхшы белә һәм эшендә дә бик тырыш. Шуның өчен югары нәтиҗәләргә ирешә дә инде.
Нет комментариев