Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай фермеры ТР Фермерлар ассоциациясе бүләкләренә лаек булды

Татарстан Республикасы Фермерлар Ассоциациясенең XXIII съездында КФХ башлыгы Георгий Погодинга ТР Фермерлар Ассоциациясенең Рәхмәт хатын һәм илле яшьлек юбилее уңаеннан кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Съездда кече хуҗалыкларның иң яхшы вәкилләрен билгеләп үттеләр. Алар арасында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә бар. Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен Иске Тимошкинодан фермер Георгий Погодкин Ассоциация бүләгенә лаек булды. Рәхмәт хаты тапшырганда аңа авыр эшендә уңышлар һәм киләчәктә авыл хуҗалыгы бизнесының чәчәк атуын теләделәр.

«Погодкин» крестьян-фермерлык хуҗалыгы – терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча тотрыклы үсеш алган хуҗалык. Георгий Петрович – районда беренчеләрдән булып фермерлык эшен башлап җибәргән һәм аны югары дәрәҗәгә күтәргән әтисе Петр Александрович эшен лаеклы дәвам итүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев